Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шәһәре җинаять-башкарма инспекциясе хөкем ителүче өчен Рамазан аенда мәчеткә баруны оештырды

Хөкем ителгәннәргә рухи-әхлакый яктан ярдәм итү.

Лениногорск шәһәре җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров үз эшендә закон белән конфликтка эләккән затларны социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән башкарма пробациясенең төрле ысулларын актив куллана.

 Хөкем ителгәннәргә рухи-әхлакый яктан ярдәм итү шундый формаларның берсе булып тора.

Бу хөкем ителүчеләрнең үз-үзләрен тотышын контрольдә тоту гына түгел, ә аларны төзәтүдә һәм нормаль тормышка кайтуда һәрьяклы ярдәм дә.

Рамазан аенда рухи ярдәмнең дә мөһимлеген аңлап, хөкем ителгән ир-ат өчен Лениногорск шәһәренең “Ихлас» мәчетенә бару оештырылды. Анда Лениногорск районы мөхтәсибе ярдәмчесе Гомәр хәзрәт мәчетне күрсәтте, мәчет турында сөйләде, ә аннары хөкем ителүче белән җылы сөйләшү булды.

Мәчеткә баруның максаты да бит – тоткынның рухи-әхлакый яктан дәрәҗәсен күтәрү, аңа дөрес гамәлләрнең мөһимлеген аңларга һәм үз гамәлләре өчен җаваплылыкны кабул итәргә ярдәм итү. Бу кабат җинаятьләрне булдырмау өчен мөһим юнәлеш булып тора.

Дини оешмалар белән эшләү авыр хәлдә калган кешеләргә яңадан үз-үзләренә ышанырга һәм төзәлергә ярдәм итә.

 

фото: А.Насыйровтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев