Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шахмат мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» шахмат турнирында 50дән артык уенчы катнашты

Лениногорскида “Соңгы кыңгырау” шахмат турнирының, быел өстәмә үзенчәлеге бар иде.

Ярышлар Виктор Смирнов призына «Ромашкинская ладья»  бәйгесе команда зачеты белән бәйләнешле рәвештә узды.

Һәр елны үткәрелә торган XXIII традицион турнирда катнашырга теләүчеләрдән, бәйгене оештыру бүлеге гаризаларны май аенда кабул итә башлады.

Барлыгы 55 һәвәскәр шахматчы ярышларда катнашырга теләк белдерде. Гариза бирүчеләр арасында лениногорскылылар гына түгел, күрше шәһәрләрдән дә уенчылар бар иде. Якшәмбе көнне шәһәребез шахмат мәктәбе Әлмәт, Баулы, Бөгелмә , Казан, Октябрьский шахматчыларын үзендә кабул итте.

Бәйге швейцария системасы буенча 9 турда узды. Һәрбер партиягә 5 минут һәм өстәмә 3 секунд вакыт бирелгән иде. Барлык турлар да уйналып беткәннән соң, 6 номинация буенча җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар ачыкланды.

Номинация түбәндәге яшь төркемнәрен керткән иде: 
-1966-2008 елгы ир-атлар, 
- 2013 елгы һәм өлкәнрәк хатын-кызлар һәм кызлар,
- 1965 елгы һәм аннан өлкәнрәк ветераннар,  
-2009-2013 елгы яшүсмерләр,  
-2014 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар,  
2014 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар 

«Ромашкино ладья»сы команда зачетына һәрбер шәһәр командасының иң яхшы 10 нәтиҗәсе кертелде. 1-3 урыннарны алган командалар кубоклар, командаларның уенчылары грамоталар белән бүләкләнде.

.Ир- егетләр арасында беренче урынны Бөгелмәдән килгән Марсель Гыймазетдинов яулады. Лениногорск шахматчыларыннан  Андрей Шуваткин – икенче, ә Николай Мукаев-өченче булдылар.

Хатын-кызлар арасында да беренчелекне бөгелмәлеләр алды, ул Елизавета Турдиева. Икенче урынга Василиса Михайлова чыкты, Анастасия Мостаева-өченче. Алар икесе дә Лениногорск шахматчылары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев