Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Социаль фонды ноябрь аенда балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигын тәкъдим итә

ТР Социаль фондының Лениногорск бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә.

Шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән.

2 НОЯБРЬДӘ әти-әниләргә түләүләр  киләчәк :
- туганнан алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
- 2023 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә 3 яшькә кадәрге түләү;
- 1,5 яшькә кадәр бала караучы эшләмәүче ата-аналар өчен пособие.

5 НОЯБРЬДӘ
- ана капиталы акчаларыннан балага 3 яшь тулганчы ай саен  түләнә торган  түләү.

8 НОЯБРЬДӘ
- 1,5 яшькә кадәр бала караучы эшләүче ата-аналарга  пособие.

Түләүләр " МИР " картасына  күчереләчәк. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк.

Почта элемтәсе бүлекчәләре аша пособиеләр һәм пенсияләр алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә китереләчәк. Аны үзегезнең почта бүлекчәсендә ачыкларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев