Лениногорск Социаль фондының Клиент хезмәте 31 октябрьдә өстәмә кабул итү үткәрәчәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Социаль фондының Клиент хезмәте 31 октябрьдә өстәмә кабул итү үткәрәчәк

Шимбә, 31 октябрьдә, Лениногорск шәһәре һәм районы халкы Социаль фондның Лениногорск клиентлар хезмәтенә өстәмә кабул итүгә языла ала.

Бу хакта Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова  хәбәр итә.
Өстәмә кабул итү көнендә – 31 октябрьдә  белгечләр гражданнарның пенсия тәэминаты, пособиеләр һәм социаль түләүләр билгеләү, ана капиталын куллану һәм дәүләт ярдәменең башка актуаль чаралары буенча сорауларына ачыклык кертергә ярдәм итәчәк.

Лениногорскилыларны  9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.

Игътибар: Лениногорск Социаль фонды яңа адрес буенча кабул итә: Ленинградская урамы , 71 А йорт.

Кабул итүгә Бердәм контакт-үзәкнең телефон номеры буенча 8 (800) 100-00-01 (шалтырату бушлай) язылырга була. Шулай ук шул көнне килүчеләрне чират буенча да кабул итәчәкләр.

Үзегез белән паспорт һәм хезмәтләр алуга хокукны раслый торган документыгыз булу мәҗбүри.

 


Нет комментариев