Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында үзенең мәдәниятен тәкъдим итәчәк

Конкурс Казанда уза.

Шушы елның  апреленнән Казанда республиканың муниципаль районнары арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы старт алды. Быел конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Гаилә елы эгидасында уза.

Республика районнары үз чыгышларын башкаланың төрле мәйданчыкларында уздыра, анда мәдәни программа тәкъдим ителә.

Лениногорск районы үз мәдәниятен 12 октябрьдә Дәрвишләр бистәсендәге Сәид Галиев исемендәге мәдәният йортында «Лениногорск минем күңелдә» исемле чарада тәкъдим итәчәк.

Хәтерләсәгез, әлеге бәйге узган ел беренче тапкыр уздырылды һәм Лениногорск районы иң беренчеләрдән булып бәйгене ачып җибәрде. Бик матур, бай күргәзмәләр ясап бардылар.

Быел да “Татарстанның мәдәни башкаласы” бәйгесенә ныклы әзерлек бара. Шушы көннәрдә Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова Казанда Татарстанның Мәдәният ресурс үзәгендә “Милли кунакханә” тапшыру-чыгарылышында катнашты. Ул Лениногорск районы тәкъдим итәчәк уникаль мәдәни программа турында сөйләде,  “Сюрпризлы моментлары да булачак”, -диде.

“Милли кунакханә”не алып баручы Миләүшә Насыйбуллина: “Лениногорск районы – башкаладан ерак урнашса да, “Мәдәни башкала” конкурсында катнашудан баш тартмады (чөнки конкурстан баш тартучы районнар да булган), молодцы. Узган ел беренче булып  башлаган идегез, матур күргәзмә, чыгышларыгыз белән минем исемдә калдыгыз”, - дип әйтте.

Лениногорск районы мәдәниятен тәкъдим итү 14.00 сәгатьтә башлана.

14.00  – интерактив зоналар эшләячәк: күргәзмәләр, мастер-класслар, районыбызның йолалары, традицияләре күрсәтеләчәк.

15.00 сәгатьтә – Лениногорск районының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, аларга теләктәш белдереп якташыбыз, татар эстрадасы йолдызы – Илсөя Бәдретдинова киләчәк.

Димәк, Казанда яшәүче якташларыбыз, Лениногорск районының дуслары 12 октябрьдә, Сәид Галиев исемендәге мәдәният йорты, Советская урамы, 18нче йорт адресы буенча килеп, күреп китсеннәр.

фото: Гүзәлия Нигъмәтзянова. Узган елгы конкурстан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев