Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Ветераннар советында Люция Ильинаны хөрмәтләделәр (+фотолар)

Гомер бәйрәме уңаеннан чара узды.

Лениногорск Мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе Люция Ильина матур гомер бәйрәмен – 80 яшен билгеләп үтте. Шул уңайдан вшәһәр һәм район ветераннар советы матур чара уздырды.

80 яшь – ул гомер бәйрәме генә түгел, ә Люция ханымның эшчәнлеге буенче иҗади хисап тоту да.

40 ел – педагогик стаж, 22 ел Федотовка авылы кешеләре белән эшләү (авыл  советы рәисе вазифасында). Халык мәгарифе отличнигы, профком рәисе, 1994 елда - ел укытучысы, 2013 елда “Ел хатын – кызы” конкурсында җиңүче, бүгенге көндә мәгариф идарәсенең Ветераннар советы рәисе, шәһәр Ветераннар Советы Президиумы әгъзасы. Никадәр халык өчен хезмәт итү еллары кергән монда.  Хезмәт елларында Люция Владимировна кешеләр файдасына эшләде һәм эшләвен дәвам итә.

Шуңа күрә  ул бик күп ихлас теләкләр кабул итеп алды. Аны котларга килүчеләр шактый иде. Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова тәбрикләде, хезмәте өчен рәхмәтен әйтте.

Люция апа Ильина чара ахырында: “МИн һәрвакыт кешеләрне яраттым, бүген дә шундый матур бәйрәмдә миңа карата булган хөрмәтегезне тойдым”, – диде.

Ветераннар советында ныклы сәламәтлек теләгәннәр, озак - озак еллар үзенең үрнәге белән барыбызны да сөендереп, яратып яшәсен иде. 


Фотолар: Ветераннар советыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев