Лениногорск Ветераннар советында “Тукта, мизгел” картиналар күргәзмәсе ачылды
Ветераннар советындә янә чара үтте.
Лениногорск Ветераннар советы үз эшчәнлеген актив рәвештә алып баруны дәвам итә.
Рәссамнар –күпмилләтле бергәлек. Алар үз иҗатында халыкның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм колоритын саклыйлар.
Ветераннар советында талантлы рәссамнарның күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачу вакытында Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова рәссамнарның дөньяга аерым карашлы кешеләр булуын билгеләп үтте. Очрашуга Казаннан рәссам Мөдәррис Минһаҗев кайткан иде, ул чыгыш ясады, Тамамян Агуник, Казаннан үзенчәлекле рәссам Александр Воронцов һәм башкалар җылы сүзләр белән чыгыш ясады.
Чарада үзенчәлекле тавыш иясе, композитор Гөләндәм Кәбирова катнашты, җыр башкарды, чыгышында исә безнең Лениногорск – ул рәссамнар шәһәре, дип билгеләп үтте.
Күргәзмә 25 марттан 8 апрельгә кадәр эшләячәк, 9.00 – 12.00 сәгатьләр аралыгында.
Чыганак: Ветераннар советы.
Фото: ветераннар советыннан
Белешмә.
«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда республикада 2025–2030 елларга «Актив озын гомерлелек» төбәк программасы кертелде. Программаның төп максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш активлыгын арттыру, бу, үз чиратында, аларның гомер озынлыгын һәм актив озын гомерлелек чорын арттыруга ярдәм итә.
2026 елның 1 мартына актив озын гомерлелек чараларына инде 491 246 кеше җәлеп ителгән. 349,7 мең өлкән яшьтәге граждан физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Мәдәни-ял итү эшчәнлегенә 120,7 мең кеше җәлеп ителгән. Өлкән яшьтәге 13,4 мең граждан белем бирү чараларында катнаша. Республикада өлкән яшьтәге 7,4 мең граждан волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев