Лениногорск хастаханәсендә маска режимы кертелде
ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, Лениногорск хастаханәсе территориясендә 10 декабрьдән битлек режимы кертелде.
Бу хакта Лениногорск үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хастаханәгә туганнары, дусларына керү чикләнгән.
Бу реанимация, хирургия бүлеге, травматология бүлегенә кагыла.
Авыруны каручы кешедә ОРВИ билгеләре булырга тиеш түгел.
Битлек режимы барысы өчен дә мәҗбүри — пациентлар, килүчеләр һәм хастаханә хезмәткәрләр өчен.
фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев