Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск яшүсмерләре “Мин – булачак мал табибы” конкурсында катнаша ала

Республиканың ветеринария идарәсе тармак оешуга 25 ел тулу уңаеннан балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә. Конкурска рәсем, инша, фотосурәтләр кабул ителә­чәк.

Бәйгегә эшләр өч номи­нациядә кабул ителәчәк. “Рәсем” но­ми­на­циясенә – 14 яшькә кадәр, “Инша” һәм “Фотосурәт” но­минация­ләренә 18 яшькә кадәр балалар үз эшләрен тапшыра алачак. Бәйгенең төп шарты – иҗади эшләрдә мал табибына булган хөрмәт, кызыксыну чагылыш табарга тиеш. Эшләрне 1 августка кадәр районнарда урнашкан ветеринария идарәлә­ренә тапшырырга яки кү­чермәлә­рен сканер аша тө­шереп, guv.pressa@tatar.ru. электрон адресы буенча юлларга кирәк. 


– Иҗади бәйгегә килгән эшләрне махсус комиссия караячак, – ди идарәнең мат­бугат үзәге җитәкчесе Алсу Нуруллина. – Җиңү яулаган авторларны идарә­нең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәмгә чакырып бүләкләргә уйлыйбыз.

Чыганак: http://www.vatantat.ru/index.php?pn=4089

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев