Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә “Безнең геройларга” акциясе узды

Татарстан ЗАГСлары, шул исәптән Лениногорск ЗАГС бүлеге Ватанны саклаучылар көненә багышлап, «Безнең геройларыбызга» исемле акциядә катнашты.

Әлеге акция нидән гыйбарәт ? Һәр районда яңа өйләнешүче парлар махсус хәрби операциядә катнашучы батыр ир-егетләребезгә котлау открыткаларын имзалый. Алар шулай итеп хәрби операциядә катнашучыларга хәрби бурычларын үтәгәндә тугрылыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдерә.

Лениногорск ЗАГС бүлегендә 8 пар акциягә кушылды: СВО катнашучыларына котлау открыткаларына кул куйды. 

Шунысы да бар: өч яңа гаилә башлыгы Оборона министрлыгы белән контракт төзегән, хәрби операциягә китәчәкләр.

ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, котлау открыткалары гуманитар ярдәм белән «Ярату һәм догалар белән» волонтерлар төркеме аша безнең геройларга тапшырылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев