Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә яңа туган сабыйга исем кушу тантанасы узды

Борынгы грек шагыйре Гомер: «Туган минутында һәркем үзенең исемен татлы бүләккә ала», - дигән.

13 мартта Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Хейн Алекс Роландович һәм Салихова Гүзәлия Риф кызының улларын тууын теркәү һәм «исем кушу» тантанасы булды.

Яңа туган сабый – гаиләдә дүртенче бала. Алекс белән Гүзәлия балага нинди исем бирергә икәнен бергәләп киңәшкәннәр. Һәм малайга Демид исеме кушарга булганнар.

ЗАГС бүлеге хезмәткәре Демидның нинди мәгънә аңлатканын да сөйләгән. Демид – Диомид исеменнән алынган грек чыгышлы рус исеме. Турыдан-туры тәрҗемә иткәндә,  "Ходай фикере" яки "Зевс сүзе" дип тәрҗемә ителә. Демид  тыныч һәм тыңлаучан малай, җаваплы, йөкләмәләргә җитди карый икәнне аңлата. Гаделсезлеккә түзеп тормый, көчсезләрне яклый. Ул һәрвакыт камиллеккә омтыла икән.

Алекс белән Гүзәлия тантаналы шартларда бала туу турындагы акт язмасына үз имзаларын куйдылар. ЗАГС хезмәткәрләре аларга баланың беренче һәм төп документын – туу турында таныклык тапшырдылар һәм әти-әниләренә гаилә иминлеге,  Демидның зур үсүен теләделәр.

 

фотолар: ЗАГС бүлегенннән

    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев