Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә язылышу өчен кияү һәм кәләш Киров өлкәсеннән килделәр

Гаилә бәйрәме

Бүген 11 октябрьдә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сарае Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Нократ Аланы)  шәһәреннән килгән парлар өчен үз ишекләрен ачты. 

Дмитрий белән Полина безнең ЗАГСны аның  тышкы күренешенең матурлыгы һәм үзенчәлекле эчке бизәлеше өчен сайлаганнар.

Шәһәребезнең алтын төсләргә күмелеп утыруы,  ике сулыкның  яр буйлары һәм урман-парк зонасы әлеге парны  битараф калдырмады, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.

Никахлашу тантанасында балалары Глеб һәм Евгения, шулай ук гаиләнең дүртаяклы дусты - лабрадор Честер катнашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев