Гаилә бәйрәме
Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, Рамил Җәмил улы Сәгыйров белән Галия Рафиковна бергә тормыш итүләренең 30 еллыгын билгеләп үткән.
Алар ике кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ике оныклары – әби-бабайның шатлыклары.
Традиция буенча, Сәгыйровлар гаиләсе Лениногорск районының гаилә юбилярлары Мактау китабына кул куйдылар. Балдаклар алмаштылар. Әлбәттә, вальс әйләнделәр. Балаларыннан җылы котлаулар ишеттеләр.
Фотолар: ЗАГС бүлегеннән
Нет комментариев