2018 елның 17 нче август көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 300 нче пар булып Фәхриев Айдар белән Альбина гаиләсе никахларын рәсми рәвештә теркәде.
Шушы дулкынландыргыч вакыйга белән бу гаиләне котлап, бүлек җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигаләмова язылышу турындагы таныклык тапшырды һәм тормышлары бары бәхет,
мәхәббәт һәм назлы хисләр белән тулып торуын теләде.
Шушы көннең иң матур мизгелләрен тормыш буе истән чыгармагыз, кулга-кул тотынышып
гомер буе атлагыз, дигән теләкләр җиткерделәр өйләнешүче парга.
Нет комментариев