Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 1 апрельдән 1600дән артык кешенең социаль пенсиясе индексацияләнәчәк

1 апрельдән Лениногорскида 1698 социаль пенсия алучыларның пенсиясе 7,5 процентка индексацияләнәчәк.

Бу хакта Лениногорскида Клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова хәбәр итә.

Пенсиянең бу төре инвалидлык булганда, туендыручысын югалткан очракта яки иминият пенсиясен билгеләү өчен стажы җитмәгән өлкән яшьтәге кешеләргә билгеләнә. Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясеннән 5 елга соңрак билгеләнә. Димәк, 2024 елда 63 яшьлек хатын-кызлар һәм 68 яшьлек ир-атлар социаль пенсиягә дәгъва итә ала, дип аңлата Айгөл Исламова.

“Лениногорск районында 1698 кеше социаль пенсия ала, социаль пенсиянең уртача күләме 11392,28 сум. Социаль пенсияләрне индексацияләү ел саен 1 апрельдә үткәрелә. Индексация өчен халыкка беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Социаль фонд бүлеге аны проактив режимда билгеләячәк”, - ди ул.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев