Лениногорскида 17 мәктәп яны лагерьлары тиздән беренче сменаны төгәлли
910нан артык бала ял итә
Лениногорскида 17 мәктәп яны лагере эшли, аларда 910нан артык бала ял итә.
Лениногорск шәһәренең 1нче, 2нче, 3нче, 4нче, 5нче, 6нчы, 7нче, 8нче, 10нчы,13нче мәктәпләрендә, 11нче гимназиядә, 12нче лицейда мәктәп яны лагерьлары үз эшен алып бара.
Районда исә: Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә,Тимәш, Куакбаш, Подлесная, Иске Иштирәк, Иске Писмән мәктәпләрендә.
Мәктәп яны лагерьлары берничә юнәлештә эшли: хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, рәсем-эстетика, физкультура-спорт һәм башкалар.
«2 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Укучылар өчн төрле чаралар каралган. Һәр лагерьда ике тапкыр ашату оештырылды. Икенче сменада 10 мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Анда 496 бала ял итәчәк. Ике сменада МХО хәрбиләренең гаиләсеннән булган 94 бала ял итәчәк», – ди Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Елена Онюшкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев