Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 76 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск районында 76 яшьлек  пенсионер хатын явыз ниятле кешеләрнең тозагына эләгеп, 2 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган.

Ачыкланганча, мошенниклар хатын белән мессенджер аша элемтәгә кергән. Алар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәре итеп таныштырган. Җинаятьчеләр пенсионерны үзенең акчаларын «декларацияләргә» кирәк булуына ышандырганнар һәм зур сумманы курьер кулына тапшырырга кушканнар.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе 4 нче өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык) нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге кисәтә: шикле шалтыратулар яки хәбәрләр алган очракта, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев