Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 78 процент гаилә чыбыклы интернет белән тәэмин ителгән

Цифровизация – ул вакыт таләбе.

Бу хакта Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы җитәкчесе Илья Начвин хәбәр итте. Ул Лениногорск микрорайоннарында 2025 ел йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар буенча узучы җыеннарның берсендә катнашты. 

Чыбыклы интернет ул – физик кабельләр (бакыр телефон линияләре, телевизион яки оптик җепселле магистральләр) кулланып, интернет челтәренә тоташтыру ысулы.

Лениногорск районында үткәргечле (чыбыклы) интернет белән тәэмин ителеш күрсәткече республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак.

“Лениногорскида өй Интернетыннан районда яшәүче 23,5 меңнән артык кеше файдалана. Быел цифрлы инфраструктураны киңәйтү эшләре Сугышлы, Яңа Иштирәк, Спиридоновка һәм башка авылларда дәвам итәчәк”, - диде Илья Начвин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев