Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Ак калфак"лылар калфак текте (фотолар)

Шәһәребездәге "Ак калфак" оешмасының җирле бүлекчәсе әгъзалары кабат җыелышты. Бу юлы алар, ниятләрен гамәлгә аштырып, ак калфак тегәргә кереште. Алдан ук ак атластан тегелгән тукымага бизәкле тасма белән чукны күңел җылысын биреп беркеттеләр. Кулларына энә-җеп тотып, оешманың символы, исемендә ук яңгыраган ак калфакны җырлый-җырлый тектеләр. Кул эш белән мавыгып, сәгать...

Шәһәребездәге "Ак калфак" оешмасының җирле бүлекчәсе әгъзалары кабат җыелышты.

Бу юлы алар, ниятләрен гамәлгә аштырып, ак калфак тегәргә кереште. Алдан ук ак атластан тегелгән тукымага бизәкле тасма белән чукны күңел җылысын биреп беркеттеләр. Кулларына энә-җеп тотып, оешманың символы, исемендә ук яңгыраган ак калфакны җырлый-җырлый тектеләр. Кул эш белән мавыгып, сәгать ярым вакытның ничек узганын да сизми калдылар хәтта. Ә калфакларга килгәндә, бик матур килеп чыкты.

- Бик тә килешә, матур булган, - диеште хатын-кызлар бер-берләрен мактап.

Беренче иҗат җимешләре ярыйсы килеп чыккан бит. Я, ничек, килешәме? Сез дә бәя бирегез.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев