Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида беренче тапкыр скандинав йөреше фестивале үтте

Фестивальнең катнашучылары – өченче буын халкы һәм аларның гаиләләре.

Шәһәрнең Ленин проспектында беренчсе тапкыр  өченче буын яшендәгеләр өчен скандинав йөреше буенча фестиваль үтте.

Фестивальдә катнашучылар өчен Ленин проспекты паркы буенча ике тапкыр әйләнеш ясарга иде. Оештыручылар әйтүенчә, ул якынча 2 мең адымны тәшкил итә.

Йөреш дистанциясенә төрле яшьтәге катнашучылар чыкты, кайберләре, мәсәлән, Бондаревлар гаиләсе һәм дүрт туган  апалы-сеңелле Ибраһимовлар кебек, бөтен гаиләләре белән атладылар. Катнашучылар арасында 93 һәм хәтта 95 яшьлекләр дә булган.
Аннары аларны паркта  кайнар чәй һәм татлы  ризыклар көтеп тора иде.

Бөтен фестиваль Беренче май рухы белән сугарылган иде һәм нәкъ менә шушы мәйданчыкта кешеләрнең Яз һәм Хезмәт бәйрәмен сагынулары күренде, баян көйләрендә рус һәм татар халык җырларын  җырладылар.

“Балерина” фонтаны янында коллективлар чыгыш ясады.

Скандинав йөрешендә катнашучыларны истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев