Лениногорскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган автойөреш узды (+фотолар)
Бүген шәһәр урамнары буйлап ретро автомобильләр узды.
Лениногорскиның шәһәр урамнары буйлап ретро һәм уку машиналарын да кертеп, ДОСААФ автомобильләре колоннасы узды.
Чарада тыл хезмәтчәннәре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, СВО катнашучылары, автомәктәп курсантлары һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.
Старт автомәктәп бинасыннан бирелде. Юлда колоннаны шәһәр мәктәпләре укучылары сәламләде. 5 нче мәктәп ишегалдына машиналар сигнал биреп керделәр. Монда ветераннарны хөрмәтләп, укучылар, укытучылар каршы алды. олы буынны урындыкларга утырттылар. Алар хөрмәтенә һәм автойөрештә катнашучылар өчен укучылар көче белән әзерләнгән концерт оештырылды.
Чара «Мәңгелек ут» мемориалы янында тәмамланды, анда катнашучылар чәчәкләр салдылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Розалия Мостафина фотолары




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев