Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Бөтенроссия, республика предмет олимпиадаларында җиңүче укучыларны котладылар (+ фотолар)

Мәгариф идарәсенең актлар залында Бөтенроссия, республика предмет олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призер укучыларны котладылар.

Андыйлар 59 укучы иде. Шулай ук аларны олимпиадаларга әзерләгән укытучыларга грамота тапшырылды. Чарага укучыларның әти-әниләре дә чакырылды.

Укучыларны һәм укытучыларны уңышлары белән Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин котлады.

 “Олимпиада да җиңү өчен табигать биргән талант кына түгел, тырыш хезмәт тә кирәк. Талантны күрә белгән укытучы кирәк. Талантларны үстерү өчен шартлар тудыручы мәктәп кирәк. Менә шулай бер эзлеклелектә барып, уңышка ирешергә була. Шулай ук укучыларның әти-әнисе дә бу юнәлештә төп терәк, ярдәмче булып тора. Укучылар ирешкән уңышларга гына тукталып калмасыннар иде. Барыгызга да зур уңышлар телим”, - диде Вагиз Санатуллин.

2нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Чулпан Галиева дөнья культурасы (МХК) предметы буенча муниципаль этап җиңүчесе һәм республика этабында призлы урын яулаган.

“Миңа әлеге предмет ошый. Шәһәрләрдә йөргәндә тарихи урыннарда да булам, карап, күзәтеп йөрим. Санкт-Петербург, Мәскәү, Йошкар-Олада бик күп тарихи урыннар бар. Андагы күреп кайтканнарны уку процессында кулланам. Әле минем тагын да күбрәк белем өстисем килә”, - ди.

Урмышлы мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Сабир Хәбибуллин татар теле буенча республика олимпиадасында призер булган. Аның укытучысы – Рузалия Хәбибуллина.

“Республика олимпиадасында урын алу җиңел генә бирелми, ләкин Сабир тырыш укучы”, - ди Урмышлы мәктәбе директоры Рузалия Хәбибуллина.

Түбән Чыршылы мәктәбеннән 4нче сыйныф укучысы Илсия Гыйләҗева да бүләкләнүчеләр рәтендә иде.

“Илсиябез татар теленнән мәктәп, район олимпиадасында җиңеп, республика олимпиадасында да сынатмады, призер булды. Без аның уңышларына шатланабыз һәм яңа җиңүләр телибез. Бу истәлекле көн барысының да күңелендә озак сакланыр, чөнки яулаган җиңү - уртак җиңү, уңышларың белән уртаклашу, киләчәккә илһам алу”, - ди аны әзерләгән укытучы Алсу Муллагалиева.

Розалия Мостафина

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев