Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида быел да ишегалларына капиталь ремонт киләчәк

2026 елда «Безнең ишегалды» республика програмасы буенча Лениногорскида 19 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Ишегалларында яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк.  Яңа яктырткычлар һәм эскәмияләр урнаштырылачак. Тротуарлар һәм юлларны ремонтлау да күздә тотыла.

2026 елда төзекләндереләчәк ишегаллары исемлеге:

Агадуллин урамы, 15, 21А
Ленин проспекты, 1, 18, 20, 7, 9, 11
Моряков ур. 15, 13
Шашин пр. 15А, 13 
Горький урамы, 19, 30, 32, 34
Тукай урамы,  2
Менделеев урамы,  23 
Грибоедов урамы 11, 13, 15
 Садриев урамы, 50 
Спортивная урамы, 2
Набережная урамы, 10   
Школьная урамы, 4,  9
Добролюбов урамы,  4 
Җиңүнең 50 еллыгы проспекты, 9,  9а,  
Куйбышев урамы, 23,  33, 35 
Ленинград ур. 10 А , 29,  29 А,  31

Лениногорскида   “Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә биш ел эчендә 156 йорт ишегаллары төзекләндерелгән. Программа халыкның уңайлы тормыш итүенә юнәлдерелгән.

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2026 елда күп фатирлы йортларда 561 ишегалды төзекләндереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев