Лениногорск районы Чик буе сакчылары берлегенең хәзер үз музейлары булды. Музей экспозициясе – Ватаныбыз чикләрен саклаган һәм саклауны дәвам иткән һәркемгә хөрмәт күрсәтү ул.
Әлеге музей экспозициясендә - кайнар нокталардан алып кайткан уникаль әйберләр һәм чик буе сагында торучыларның шәхси әйберләре. Лениногорскиның чик буе сакчылары мәктәпләр белән тыгыз эшли: алар батырлык дәресләре уздыра. Ләкин сөйләп кенә укучыларны кызыксындырып булмый, ә хәрби артефактларны үз күзләрең белән күрү тагын да мавыктыргыч.
Әнә шуны уйлап, чик сакчылары музей булдыру теләге белән яшәгәннәр.
Музей булдыру фикеренә Татарстан чик сакчылары берлегенең республика Рәисе гранты ярдәмендә оештырылган мобиль музее эшләве да этәргеч биргән.
"Музей булдыру теләге безнең берлектәге егетләргә ошады, башкалар да куәтләп алды. Кайберәүләрдә командир сәгате өйдә тик кенә яткан, шкафларда армия мундиры булган, басма машинкалар, телефон аппаратлары, керосин лампалары, котелоклар, каскалар һәм башкалар. Болар барысы да сугышчан дан музеенда үзенең урынын алды", - дип сөйли музейны оештыручыларның берсе - Лениногорск шәһәре һәм районы Чик сакчылары берлеге вәкиле Руслан Шарапов.
Аларның теләген Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе дә хуплаган. Шулай ук "Высота" яшьләр үзәге җитәкчелеге әлеге бинадан урын да биргән.
Экспозицияләрнең барысы да диярлек Руслан Шарапов кулы белән урнаштырылган, куелган.
Һәрбер экспонатка игътибар биреп, эшләгән ул. Ике күргәзмә залында төрле еллардагы хәрби формалар тәкъдим ителгән, монда совет чорыннан алып, бүгенге мундирларга кадәр бар. Әфган сугышы чоры экспонатлары биредә СВО зонасыннан алып кайткан предметлар белән янәшә тора. Чик буе заставасы командирының өстәле дә куелган."С любовью и молитвами" волонтерлары сугышчыларга гуманитар ярдәм үрнәкләре тәкъдим иткән. Аларның маскировка челтәрләре декорацияләрнең бер өлеше булып тора.
Музей коллекциясендә бик күп төрле кораллар. Музейның бер залы чик сакчыларына багышланган. 200гә якын фотография стеналарга эленгән. Руслан Шарапов аларның барысын да җыеп бастырган, эшкәрткән, рамкаларга куйган.
Музей ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шамарданов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов, Татарстанның «Чик сакчылары берлеге” рәисе Альберт Сөләйманов,шулай ук предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, волонтерлар, шәһәр халкы катнашты. Барысы да музей буыннар очрашу һәм тарих дәресләре урыны булсын, дип теләде.
- Музейга "Высота" яшьләр үзәге бинасының төп керү юлыннан сул яктагы ишектән керергә кирәк. Адресы: Кошевой урамы, 28нче йорт. Телефон: 8-987-188-18-74 Руслан Шарапов. Музейга килү өчен коллектив заявкалар да кабул итәләр.
- Музейга шимбә көннәрендә 12.00 сәгатьтән 17.00гә кадәр һәркем бушлай килеп экспозицияләрне карый ала.
Нет комментариев