Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида чыгарылыш кичәсенең урыны билгеле булды

Тиздән шатлыклы да, моңсу да көн.

28 июньдә  –  Лениногорскида чыгарылыш кичәсе. Бу көнне 11нче сыйныфны тәмамлаучы егет-кызларга «Укудагы аерым казанышлары өчен» медале тапшырылачак, имтиханнарын югары баллга тапшыручыларны әйтәчәкләр.

Соңгы арада Лениногорск пабликларында, социаль челтәрләрдә Чыгарылыш кичәсе «Юбилейный» паркында узачак дигән хәбәр таралды. Чараның «Юбилейный» паркында узуына бик күпләр каршы булды. «Ул паркка барлык чыгарылышлар да сыймаячак», «Анда ничек вальс биергә була инде», «Безгә үзәк мәйданны бирсеннәр», «Һәрвакытта да үзәк мәйданда уза иде бит, нишләп быел Юбилейныйга күчерергә булганнар», – дигән комментарийлар, фикерләр булды.

 Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов үзенең телеграм каналында Чыгарылыш кичәсен кайда уздыру буенча сораштыру уздырды. Кичә исә сораштыруның нәтиҗәсен хәбәр итте. Күпчелеге үзәк мәйдан өчен  тавыш биргән. 

« Дуслар, тавыш бирүдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Димәк, 28 июньдә Үзәк мәйданда 15.00 сәгатьтә Чыгарылыш кичәсен башлыйбыз. Кич белән исә Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкбез», – дип хәбәр итте Марат Гирфанов.

Быел Лениногорск муниципаль районында  11нче сыйныфны 270 укучы тәмамлый, ә 9нчы сыйныфны –  872 укучы.

Чыгарылыш укучыларына алда уңышлар телибез!

 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев