Лениногорскида “Ел укытучысы -2025” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы бара
Бәйгегә 10 декабрьдә старт бирелде.
Шәһәребезнең Россия Герое Д.Исламов исемендәге 6нчы мәктәптә “Ел укытучысы – 2025” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы тантаналы рәвештә ачылды. Мәктәп укучылары театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте.
Быелгы бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 16 укытучы көч сынаша. Конкурсантларны Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Айгөл Осипова, Мәгариф идарәсе профсоюз оешмасы рәисе Марина Сосункевич сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр.
Конкурс 13 декабрьгә кадәр бара. Кичә – 11 декабрьдә бәйгедә катнашучы укытучылар ачык дәресләр күрсәтте.
Соңыннан нәтиҗәләрне сайтта хәбәр итәрбез. Безне укып барыгыз.
Фотолар: Мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев