Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида эшлекле визит белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова булып китте

Эш сәфәрен ул Лениногорск Балалар йортыннан башлады.

Татьяна Ларионова – гаиләләрне яклау, ата-ана, балалар сораулары комитеты әгъзасы  булып тора. 

Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков озатуында алар Балалар йортында “Биолаборатория”дә экскурсиядә булды. Монда аларга үләннәрне җыю, эшкәртү процессы турында сөйләделәр.

Күптән түгел Балалар йортының “Чәй фабрикасы” проекты ГОСТ стандарты буенча продукцияләренә Декларация алган. Ә димәк, продукция барлык куркынычсызлык, сыйфат һәм экологик таләпләргә туры килә.

Аннары 7нче мәктәпкә юл тоттылар. Биредә парламент дәресе узды. 10-11нче сыйныф укучыларының парламент дәресендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионовага сорау бирү мөмкинлеге туды.

“Киләчәкне сайлыйбыз” дигән парламент дәресендә шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Алсу Асадуллина, Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лиана Волдавина, 7нче мәктәп директоры Ольга Тышко катнашты.

Дәрескә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Ольга Блинова, Надежда Горшенина мәгълүмат әзерләгән иде. Цифрлар да, фактлар да китерделәр, блиц – сораштыру үткәрделәр.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Петровна дәреснең үзенә бик ошавын билгеләп үтте. Илебезнең сайлау системасы үзенчәлекләре, сәяси партияләр, Дәүләт Думасы депутаты буларак эше турында чыгышын тулыландырды һәм истәлекләре белән уртаклашты. Укучылар фикер алышуга актив катнаштылар, сораулар бирделәр.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2277966.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев