Лениногорскида һәм авылларда Нәүрүз бәйрәме үтәчәк
Лениногорскилыларны һәм шәһәр кунакларын Нәүрүз бәйрәменә чакырып калалар
Лениногорск Мәдәният сараенда 21 март көнне Нәүрүз бәйрәме узачак.
Мәдәният сарае артистлары, вокаль һәм бию ансамбльләре, милли диаспоралар чыгышы булачак.
Шулай ук районыбыз авыл мәдәният йортлары да Нәүрүз бәйрәмен үткәрә.
Әйтик, 21 мартта Урдалы авылы мәдәният йорты каршында язны каршы алу чарасы үтәчәк. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.
Яңа Иштирәк мәдәният йортында 21 мартта 10.00 сәгатьтә җырлы-биюле тамаша, шифалы үлән чәйләре, тәмле коймак булачак.
Сарабиккол мәдәният йортында 23 мартта 17.00 сәгатьтә Нәүрүз бәйрәме үтәчәк. Бәйрәмгә килүчеләрне җыр-биюләр, карга боткасы, коймак көтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев