Лениногорскида яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән мәктәпләр билгеле
Лениногорскида традицион рәвештә август аенда яңа уку елына мәгариф оешмаларын кабул итү буенча комиссия эшли.
Комиссия эшендә Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова катнашты. Ел саен комиссия эшендә территориаль профсоюз оешмасы вәкилләре катнаша.
Тикшерүдә янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык торышы, санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү, мәгариф учреждениеләренең төзеклеге, ремонт эшләре үткәрү, җылыту сезонына әзерлек, мәгариф оешмалары территорияләрен яшелләндерү, шулай ук профсоюз стендларын һәм «хезмәтне саклау» стендын бизәү торышы бәяләнде.
Шәһәр мәктәпләре арасында менә берничә елдан бирле яңа уку елына яхшы әзерләнеп, сынатмаучы мәктәпләр бар, алар: 2нче, 5нче мәктәпләр, 12нче лицей, Балалар иҗат йорты, 1нче, 6нчы, 10нчы мәктәпләр.
Авыл мәктәпләре арасында югары дәрәҗәдә мәктәпләрне әзерләүчеләр: Урмышлы, Зеленая Роща, Яңа Иштирәк, Тимәш, Ивановка, Иске Писмән мәктәпләре.
Бу хакта Мәгариф хезмәткәрләренең Лениногорск территориаль профсоюз оешмасы хәбәр итә.
Фото: Сергей Трусов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев