Лениногорскида «Яшьлек» паркында вандализм очраклары ачыкланган
Хәзерге вакытта «Яшьлек» паркында төзекләндерү эшләре бара.
Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Яшьлек» паркында чишмәне төзекләндерү барышында мәрмәр плитә җәяләр. Якшәмбе иртәсендә шушы мәрмәр плитәне җимерү факты ачыкланган.
Моңа кадәр, кышкы якта электр кабелен кисү факты һәм чишмәнең ага торган җиренә ташлар белән томалап кую факты теркәлгән булган. Подрядчы оешма тарафыннан болар янәдән ясалган. Инде менә мәрмәр плитәгә чират җиткән күрәсен.
«Хөрмәтле лениногорскилылар! Парктагы һәм тирә-яктагы мөлкәткә, әйберләргә карата сакчыл булыйк. Шәһәрнең матурлыгын бозмыйк, эшләнә торган эшләрнең кадерен белик», – дип мөрәҗәгать итә мэриянең матбугат хезмәте.
Ә мәрмәр плитә факты буенча гаепле кешеләрне видеокүзәтү камералары аша ачыклаячаклар, чишмәгә зыян китерүчеләр үз җәзасын алырлар.
фото: https://vk.com/official_leninogorsk?w=wall-192569052_13087
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев