Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ике күпбалалы гаилә яңа микроавтобуслы булды

Гаиләләргә - зур ярдәм

Бүген – 7 августта Лениногорскиның ике гаиләсе өчен зур вакыйга: алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан яңа микроавтобуслар кабул итеп алды.

Псурцев Николай Васильевич һәм Мария Ивановна,  Борзов Александр Владимирович һәм Анна Владимировна гаиләләре ун бала үстерә. 

Микроавтобус ачкычларын район башлыгы Марат Гирфанов тапшырды. Ул  ун бала тәрбияләү - ул гаять зур көндәлек хезмәт, чиксез мәхәббәт һәм гаять зур җаваплылык икәнен билгеләп үтте.

Күпбалалы гаилә башлыгы Александр Борзов шундый зур бүләк өчен Татарстан җитәкчелегенә, район җитәкчелегенә рәхмәт  белдерде.  

Чара Мәдәният сарае каршысында үтте.

Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү бурычы «Гаилә» илкүләм проектының максатларына туры килә.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау мәсьәләләренең өстенлекле бурыч булуын күп тапкыр ассызыклады.

«Гаиләләргә ярдәм итү – безнең эшнең өстенлекле юнәлеше. Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм таяныч. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар дәвамчанлыгын саклый», - диде Миңнеханов.

 

фотолар: Л.Мансурова һәм ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев