Әлеге бәйге берничә ел рәттән үткәрелә.
Лениногорск Мәдәният сараенда “Илаһи моң” мөнәҗәтләр кичәсе узачак. Бәйге 14 апрельдә Мәдәният сараенда 10.00 сәгатьтә үтәчәк.
Мөнәҗәтләр конкурсы Лениногорск мөхтәсибәте, Лениногорск Мәдәният идарәсе һәм Мәдәният сарае белән берлектә үткәрелә.
Катнашучылар яше чикләнмәгән, дип хәбәр итә оештыручылар.
Конкурста катнашу өчен гаризалар Лениногорск, Ленинградская урамы, 28а, 209нчы кабинетка кабул ителә.
Электрон почта: gulfiya.ziatdinowa@yandex.ru
Нет комментариев