Лениногорскида иң яхшы укучыларны һәм аларның остазларын бүләкләделәр
Лениногорск Мәдәният сараенда тантаналы чара узды: уку елын тәмамлаганда традицион рәвештә үтә торган укучыларны котлау чарасы булды.
2024-2025 уку елында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм призерларга багышланган бәйрәм чарасы узды.
Укучыларны, шулай ук аларның әти-әниләрен уңышлары белән Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Ханипов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин котладылар.
Сергей Тимаков үз чыгышында: “Сезнең җиңүләрегез-зур хезмәт, тырышлык һәм үз көчегезгә ышаныч нәтиҗәсе. Бу казанышлар –шәхси уңыш кына түгел, ә бөтен Лениногорск районының горурлыгы да. Балаларыбызга яңа үрләр яуларга ярдәм иткән педагогларга аерым рәхмәт сүзләре", - диде
Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында 2000нән артык укучы катнашкан, аларда 29 фән буенча белемнәрен сынаганнар.
Алар арасында 58 абсолют җиңүче һәм 408 призер бар. Бу искиткеч нәтиҗә, ул безнең укучыларыбызның югары әзерлек дәрәҗәсе турында сөйли.
169 укучы олимпиадаларның төбәк этабында катнашкан, шуларның 89ы җиңүче һәм призер булган.
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 6 җиңүче һәм 42 призер. Мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабында 4-8 сыйныфлар арасында 16 призер, 4-11 сыйныфлар арасында – 6 призер.
«Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында 2023-2024 елларда 13 призер, 2024-2025 елларда 3 җиңүче, 14 призер, 64 остаз укучылар әзерләгән өчен грамоталар белән бүләкләнде.
6нчы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Татьяна Гричановская - тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе, 2нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Снежанна Семенычева – МХК буенча олимпиада призеры.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2418255.htm


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев