Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Җиңү парады узды (+ фотолар)

Лениногорскида Мәңгелек ут һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан митинг һәм парад узды.

Әле парад башланырга 40 минутлап  вакыт булса да, лениногорскилылар Мәңгелек ут һәйкәле янына иртәдән үк җыела башлады.

Кызганыч, елдагыча ветераннар утыра торган җирдә сафлар бик сирәк шул. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары күз яшьләрен сөртеп-сөртеп ала.

Җиңү бәйрәмен Лениногорск шәһәре һәм районында 10 ветеран (7 кеше сугышта катнашучы, 2  кеше Ленинград блокадасын кичерүче, 1 конлагерь тоткыны) һәм 287 тыл ветераны һәм ветераннарның тол хатынннары каршылый. Лениногорск хаклы рәвештә 12 Советлар Союзы Геройлары белән горурлана ала. 

Тантаналы көн, шул ук вакытта  дулкынландыргыч көн белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. 1945 елның 9 мае илебезнең бөеклеге, аның күпмилләтле халкының батырлыгы һәм ныклыгы символы булып торуын билгеләп үтте. “Бүген ветераннарның оныклары һәм оныкчыклары махсус хәрби операциядә намуслы рәвештә хәрби бурычларын үтиләр, буыннар эстафетасын дәвам итәләр”, - диде. 

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 9 май бәйрәме уңаеннан котлавын укыды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин шулай ук җылы котлауларын ирештерде. 

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышыннан – яу кырыннан әйләнеп кайтмаганннарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Аннары парад башлану турында команданы Лениногорск шәһәренең хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов бирде. Шәһәр предприятиеләре, хәрбиләр, уку йортлары, мәктәп укучыларыннан торган колонналар төз-төз атлап, тантаналы рәвештә үзәк мәйданга кадәр узды.

Розалия Мостафина, Рамия Гарифуллина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев