Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида киләсе ягу сезонына әзерлек бара

Лениногорскида җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын 2025-2026 еллардагы ягу сезонына актив әзерләү дәвам итә.

Иң зур эшләр 12 нче котельныйны реконструкцияләүгә бәйле. Бу хакта Лениногорск җылылык челтәрләре җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин сөйләде.

12 нче номерлы котельный шәһәр энергетикасының мөһим объектларының берсе булып тора, ул 43 торак йортны, ике мәктәпне һәм дүрт балалар бакчасын җылы һәм кайнар су белән тәэмин итә. Аны яңарту өчен 163 млн сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча бара. 

"Бу котельный – шәһәрдә бик күптәнге, ул 1978 елдан бирле эшли. Анда пар казаннары тора, алар шәһәрнең бер өлешен җылыталар һәм кайнар су бирәләр. Хәзер бу җиһаз элеккеге заман инде. Алмашка без модуль-блоклы котельный куябыз. Мондый объектлар шәһәрдә 4 ел элек барлыкка килә башлады, алар хезмәт күрсәтүдә уңайлы, автомат режимда, операторларсыз эшли”,  - дип сөйләде Айдар Хисмәтуллин.

Заманча котельныйны дүрт казан белән комплектлаштырачаклар. Хәзер объектта модульләр, трансформатор подстанцияләре, төтен торбалары, шулай ук электр һәм җылылык челтәрләре монтажлана.

“Татарстан Рәисе, Лениногорск районы башлыгы, республиканың газлаштыру фонды җитәкчелеге ярдәме белән бездә заманча модульле котельныйны кую мөмкинлеге туды. Күп нәрсә эшләнде инде, тиздән җибәрү-көйләү эшләренә керешәчәкбез. Безнең бурыч - яңа система өзеклекләрсез эшләсен өчен барысын да эшләү”, - дип билгеләп үтте ул.
Күпфатирлы йортларда, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җылы һәм уңайлы булсын өчен, эшләрне яңа ягу сезонына төгәлләү планлаштырыла. 

Салкыннарга әзерлек кысаларында шулай ук шәһәр җылылык энергетикасы объектларын ревизияләү һәм профилактик ремонтлау, шулай ук күпфатирлы йортларда энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм җылылыкны саклау буенча эшләр башкарыла.
Лениногорскилылар көз җитү белән җылыту сезоны вакытында һәм проблемаларсыз башланыр дип өметләнә.

 

фотолар: ЛМР сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев