Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы

Татарстанда тагын 29 кеше COVID-19 йоктырган.

Яңа вирус йоктырган 8 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 20, Чаллыда — 3, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Спас районнарында берешәр кеше йоктырган.

16 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 967 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 366 кеше савыккан.

Спутник-V вакцинасы белән 433 950 кешегә прививка ясалган. Шулардан 302 658 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

 


Нет комментариев