Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мобилизацияләнүчеләрне озаттылар (+ фотолар)

Бүген Лениногорскидан мобилизацияләнүче ир-егетләрне Казан шәhәренең җыелу пунктына озаттылар.

4нче мәктәп территориясенә мобилизацияләнүчеләрнең якынары, туганнары, дуслары килде.

Озату мизгелләре шулхәтле дулкынландыргыч иде: кадерле кешеләре  улларын, ирләре яныннан бер минутка да читкә китмичә, күңелдәге изге теләкләрен әйтеп калырга ашыга. Күзләре яшьләнгән әниләрен, хатыннарын кочаклаган егетләр, борчылма, бар да әйбәт булачак, дия-дия юата.

Мобилизацияләнүче ир-егетләргә изге теләкләрен район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, отставкадагы подполковник Илья Мишин, шәһәр һәм район мөселман һәм православие оешмалары җитәкчеләре җиткерде. 

«Шьем для наших " хәзрәкәте  координаторы һәм оештыручысы  Альбина Зарипова Казанга җыелу пунктына баруы  турында  әйтте һәм элек мобилизацияләнгән лениногорскилылардан сәлам тапшырды һәм ир-егетләр  ярдәмсез калмаячагын әйтте.

Ир-егетләр ике автобус һәм бер газель машинасында киттеләр.

Исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X