Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида МХО хәрбиенең яңа туган сабыен бала тудыру йортыннан каршы алдылар

Лениногорск бала тудыру йортыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбинең яңа туган сабыен каршы алдылар.

Кызчык 2 августта  3 кило 650 граммлы булып дөньяга килгән. Аңа Алиса дип исем кушканнар һәм ул гаиләдә алтынчы бала. Алисаның өч апасы, ике абыйсы бар. Әтисе ил тынычлыгы өчен СВОда хезмәт итә, январь аеннан контракт төзеп киткән.

Яңа туган кызчыкны каршы алганда ЗАГС бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Кадрия Хәлимова, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Гөлнара Вагизова, Лениногорск Социаль фондының Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова, үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Розалия Зарипова катнашты.

Кадрия Хәлимова сабыйның әнисенә  – Ксения Королевага Россиянең яңа гражданинының беренче документын – туу турында таныклык тапшырды. Кызчыкның исән-сау зур булып үсүен теләделәр.

 

фото: ЗАГС бүлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев