Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида паркта Ураза бәйрәменә багышланган чара үтте

Бүген – 20 мартта мөселман халкы Ураза Гаетен билгеләп үтә.

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә иртә белән бәйрәм намазы укылды, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хзәрәт Раупов эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Төштән соң, 14.00 сәгатьтә лениногорскилылар “Юбилейный” паркына килде. Монда балаларны төрле уеннар көтә иде. Әйтик, күзне бәйләгән килеш, җептән бүләкне кисеп алу, тупны кәшәкә белән капкага кертү. Зуррак балалар өчен җәядән ук белән ату, дартс уеннары бар иде. 
Картоннан түбәтәй ясау буенча мастер-кластта катнашучылар да күп иде. Түбәтәйгә милли орнаментлар ябыштырдылар.

Уеннарда катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде: татлы призлар тапшырдылар.

Бәйрәмгә, паркка  килгән халык кайнар чәй һәм татлы печеньелардан авыз итте.

Шулай ук шашлык, пылау  пешерделәр. Сатучылар  төрле уенчыклар, татлы конфетлар белән сату иттеләр.

Бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов һәм район башлыгы ярдәмчесе Марат Якупов котлады. Марат Якупов мөхтәсибәткә ел саен шундый бәйрәм оештырулары өчен рәхмәтен белдерде.

Сәхнәдән балалар чыгышы булды. Балаларга төрле конкурслар оештырдылар, командаларга бүленеп тә уйнадылар. Килгән халыкка да Ислам диненә кагылышлы сораулардан төзелгән викторина үткәрделәр. Лениногорскилы Луиза апа Мияссарова шулай ук викторинада катнашты.

“Мөхтәсибәт яхшы бәйрәм оештырган, балаларны сүрәләр укуы да матур булды. Мин 29 көн дәвамында уразада булдым, аллага шөкер. Киләсе елда да Рамазан аен каршы алырга язсын”, - ди.

12 яшьлек Илнар Бәдретдинов: “Бәйрәмдә бик кызык, без бәйрәмгә гаилә белән килдек, минем кечкенә энем Камилгә дә уеннарда катнашу ошады, призлар оттык”, - ди.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев