Лениногорскида “Район башлыгының чыршы” бәйрәмендә 700гә якын бала яңа ел тамашасын карады
Традицион төстә яңа ел алдыннан мәктәпләрдә алдынгы укучыларны “Район башлыгының чыршы” бәйрәменә чакыралар.
Лениногорск Мәдәният сараенда кичә бер көндә ике чыршы бәйрәме узды. Анда 700гә якын бала җыелды.
Алар өчен театральләштерелгән күренеш күрсәтелде.
Бәйрәмгә Ватанны саклаучыларның балалары, сәламәтлек буенча үзенчәлекләре булган балалар, күп балалы гаиләләрдән, шулай ук быел укуда, спортта һәм иҗтимагый тормышта тырышлык куючылар чакырылган иде.
30 укучы казанышлары өчен исемле стипендия алды.
Быел Лениногорск шәһәре һәм районы балаларын шатландырдылар. Балалар бакчасына йөрүчеләр һәм мәктәпләрдә белем алучы 14 яшькә кадәргеләр район башлыгы исеменнән татлы бүләк алачак. Бу – 10 меңгә якын бала.
Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 6 яшькә кадәрге балалар өчен һәм хәрби операциядә катнашучыларның бакчага йөрми торган бәләкәй балалары өчен дә бүләкләр әзерләнгән.
Моннан тыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән безнең район хәрбиләренең 537 баласы яңа ел бүләге алачак.
фото: ЛМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев