Лениногорскида шәфкать туташлары көнен билгеләп үттеләр
12 май – Халыкара шәфкать туташлары көне иде.
Бу көнне Лениногорск үзәк хастаханәсенең актлар залында бәйрәм рухы иде. Ак халатлыларны һөнәри бәйрәм белән баш табиб Равил Шагиев котлады.
Күпьеллык намуслы хезмәте, эштәге уңышлары, сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» йогышлы авырулар палатасы шәфкать туташы Ханнанова Фәридә Гизам кызын Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Дүрт шәфкать туташы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды:
Гүзәл Әхмәтова – Ромашкино ФАП фельдшеры
Рузилия Бакирова - балалар стационарының кабул итү-диагностика бүлеге шәфкать туташы;
Светлана Лабус –физиотерапия бүлеге шәфкать туташы
Галия Султанова –психиатрия кабинеты шәфкать туташы.
Биш шәфкать туташы Лениногорск муниципаль районы Советының Мактау грамотасын, биш шәфкать туташы Лениногорск муниципаль районы Советының Рәхмәт хатын алды.
Лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.
Фотолар: Лениногорск ГАУЗ ЦРБ




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев