Лениногорскида шәхси йортта ике кеше янып үлгән
Янгын кичә, 21 мартта кичке якта була.
Лениногорскиның Девон урамындагы бер катлы йортта янгын чыга.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы язганча, янгын 10 квадрат метр мәйданда була.
Янгын нәтиҗәсендә 68 яшьлек хатын-кыз, 64 яшьлек ир-ат һәлак була.
Янгын булган урынга Лениногорск прокуроры Алексей Панишев килгән.
Әлегә тикшерү эшләре бара. Төгәлрәк мәгълүмат булгач, сайтта язарбыз. Сайтны карап, укып барыгыз.
фотолар: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев