Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида соңгы 10 елда халык саны алты меңнән артыкка кимегән

Статистика мәгълүматлары буенча, агымдагы елның башына район һәм шәһәрдә 82 мең 693 кеше яши, соңгы 10 ел эчендә 6 мең 553 кешегә кимегәнбез.

  Районда уртача гомер озынлыгы арту күзәтелә,  66 яшьтән 68гә җиткән. Тагын берничә сан: хатын-кызлар ирләргә караганда, 12 яшь ярымга озаграк яши һәм көчле затлар арасындагы үлем очраклары нәфис затларга караганда өч тапкырга артыграк, ди. 


Туучыларга килгәндә, 2007 елда шәһәр һәм районда 946 бала туган, шуннан соңгы һәр елны туучылар саны арта барып, 2013 елда иң югары ноктасына җиткән – 1мең 117 бала дөньяга килгән. Шуннан соң туучылар саны кими башлаган,  2017 елда 851 бала туган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев