Лениногорскида «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр конкурсында Гайнетдиновлар-Гордеевлар гаиләсе үзенчәлекле гаилә тарихын тәкъдим итте
Лениногорскида «Тарихта без эзлебез» - “Эхо вековв истории семьи” республика шәҗәрәләр фестиваленең район этабы узды.
Конкурста Лениногорск районын бары бер генә гаилә тәъдим итте, ул 400 еллык педагогик династиягә ия Гайнетдиновлар-Гордеевлар гаиләсе.
Әлеге нәселнең вәкиле – Зөлфия Габделхаковна моннан 15 ел элек үз нәселләренең шәҗәрәсе белән ныклап торып кызыксына башлаган һәм документлар, фотолар туплаган. Аның әтисе – Габделхак Гайнетдинов – озак еллар мәгариф системасында эшләгән.. Җиде баласының дүртесе – педагоглык юлын сайлаган. Укытучылар династиясенә – 400ел.
Зөлфия Гайнетдинова-Гордеева жюри хөкеменә мул өстәл һәм фото-документлардан торган күргәзмә тәкъдим итте. Жюри әгъзалары исә – Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты белгечләре иде.
Мул өстәл түрендә – милли ризык – бавырсак һәм бал. Зәлфия ханымның әти-әниләре умартачылык белән дә шөгыльләнгән булганнар. Алардан соң исә аларның туган йортында бу эшне Зөлфия ханым ире Николай Гордеев белән дәвам итә.
Шәҗәрәдә 7 буын вәкиле тәкъдим ителгән иде. Ул алмагач формасында ясалган.
Гайнетдиновлар-Гордеевлар гаиләсе үзләренең нәселен яхшы белүләре, яңадан-яңа мәгълүматлар табып торуы белән жюри әгъзаларын сокландырды.
- Әлеге фестиваль шәҗәрә традицияләрен саклауга, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, нәсел тамырларына һәм туган як тарихына кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
Розалия Мостафина фотолары








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев