Лениногорскида «Татар аты» фестивале узачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Татар аты» фестивале узачак

«Алмакай» ат утары фестиваль үткәрә.

24 августта районның Югары Каран авылында «Татар аты» фестивале узачак.

Программада: ат чабышлары, «Аударыш» ат өстендә көрәше, милли уеннар: «Күк бүре», «Тай тулак» һәм «Тәңкә алу», «Мәргән укчы» ярышлары, башка конкурслар була.

Атлар Әлмәт, Азнакай, Теләче, Балык Бистәсе, Бөгелмәдән киләчәк. Шулай ук рингка татар токымлы атларны чыгару булачак.

- «Аударыш» көрәшенә барлык Татарстаннан җыелачаклар, –  ди «Алмакай» утарыннан Самат Нәбиуллин.

Концерт программасы да булачак.

Чара 11.00 сәгатьтә ачыла. Катнашучыларны теркәү 7.00 дән 9.00 сәгатькә кадәр булачак. Ә 9.30да – «Аударыш» көрәшенең беренче этабы.

 


Нет комментариев