Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Татарстан – безнең йорт» фестиваленең зональ этабында алты район катнашты

Мәдәни фестиваль

Мәдәният сараенда  республика этномәдәни фестиваленең зональ этабында сәхнә аллы-гөлле чәчәкләр белән тулган кебек булды.

Республиканың алты районыннан: Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чирмешән, Ютазы һәм, әлбәттә, Лениногорск районнарыннан 642 катнашучы Татарстанда  яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен чагылдырган 80нән артык номер күрсәтте.

Быел фестиваль  12 нче тапкыр узды.

Фестивальдә барлык коллективлар һәм катнашучылар фестиваль дипломнары белән бүләкләнделәр. 

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча сайлап алу турларының иң яхшы коллективлары 4 ноябрьдә Казанда узачак Халыклар бердәмлеге көненә багышланган фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак.

фотолар: Мәдәният идарәсеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев