Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев, офтальмология бүлеге ябылу сәбәпле, халык белән очрашты

Соңгы көннәрдә “киләсе елдан Лениногорскида офтальмология бүлеген ябалар” дигән хәбәр яшен тизлегедәй таралды һәм халыкны пошаманга төшерде, күпчелеге, бигрәк тә олы яшьтәгеләр “уңышлы гына эшләп торган бүлекне ничек ябалар инде” дип аптырап калды.

Шул уңайдан Лениногорск үзәк район хастаханәсенең актлар залында Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров катнашында халык белән очрашу узды. Биредә халыкны борчыган, бүгенге көндә актуаль булган сорау – “офтальмология” профиле буенча һәркемгә ярарлык медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев булачак үзгәрешләргә ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өлкәсендә ресурсларны туплау курсы кабул ителгән. Районара эре офтальмология үзәкләре Яр Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Зеленодольскида барлыкка киләчәк. Алар заманча югары технологияле офтальмология җиһазлары белән җиһазландырылган. Әлмәттә 2024 елның 1 гыйнварыннан ачылачак. Монда лениногорскилылар элек федераль үзәкләрдә генә алган медицина хезмәтләрен алу мөмкинлегенә ия булачак, чөнки Лениногорскида офтальмология технологиясе чикле иде, бары тик катаракта авыруы буенча гына операция ясый иделәр, дип аңлатты министр урынбасары.

 Аның фикеренчә, пациентларны Әлмәт үзәк хастаханәсенә җибәрү махсуслашкан медицина ярдәме алуның, мисал өчен глаукома булганда, вакытын кыскартыр, гражданнарга квалификацияле офтальмология ярдәме күрсәтелер дип көтелә.
Шул ук вакытта Лениногорск хастаханәсендә элеккеге табиб-офтальмолог калачак. Ул кабул итүләр алып барачак. Һәм операция кирәк булган пациентларны теркәп, әлмәткә операциягә билгеләячәк. Лениногорскидагы офтальмология бүлеге район халкы өчен ашыгыч офтальмология ярдәмен дә күрсәтәчәк.

Ә транспорт мәсьәләсе белән эш ничегрәк тора? Халыктан шул сорау яңгырады. “Әлмәт Лениногорскидан 1 сәгатьлек юл. Әлмәт үзәк хастаханәсе пациентларны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсен үз өстенә ала. Әлмәттән Лениногорскига автобус киләчәк, пациентларны операциягә алып китәчәк, процедуралар тәмамлангач, кире китерә”, - дип аңлатты Альмир Абашев.

Лениногорскилыларны операциянең матди ягы да борчый, Лениногорскида ул бушлай ясала иде бит. Әлмәт үзәк район хастаханәсе табибы да очрашуда катнашты, ул әйткәнчә, операцияләр Әлмәттә дә бушлай ясалачак.

 

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында , 22 сентябрь санында булачак

Розалия Мостафина

Айсылу Габбасова фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев