Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида тракторчы-машинистка имтихан тапшырдылар

Имтихан бирүчеләрнең машина йөртү күнекмәләре тиешле категориядәге техникада тикшерелде.

Лениногорск политехника көллияте учреждениесендә АІ АІІ, В, С, D, Е, F категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә укыганнар арасында имтихан булды.Имтиханда катнашучыларның үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде.

Имтихан бирүчеләрнең машина йөртү күнекмәләрен тиешле категориядәге техникада тикшереп карадылар.

АІ, АІІ категорияле юлдан тыш автомототранспорт чаралары белән идарә итү хокукын алуга гариза биргән 10 кандидатның 8е имтиханны уңышлы тапшырды, 2се тапшырмады.

В, С, D, E, F категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итәргә имтихан тапшыруга гариза биргән 32 кандидатның 19ы аны уңышлы тапшырды, 2се кертелмәде, 5се килмәгән иде, 6сы имтиханны тапшырмады.

Имтихан нәтиҗәләре буенча укучыларга тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.
Имтиханга килмәгәннәр һәм  тапшыра алмаганнар өчен кабат имтихан билгеләнде, дип хәбәр итә Лениногорск Гостехнадзор бүлеге баш инспекторы Илнур Галимов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев