Лениногорскида туйлар атнасы булды (+фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида туйлар атнасы булды (+фотолар)

Узган атна Лениногорск ЗАГС бүлеге өчен бик тыгыз булган.

6 – 12 июль атнасында Лениногорск ЗАГС бүлегендә 26 пар язылышкан.  “26 пар, 52 балдак һәм бер зур бәхет”, - дип нәтиҗә ясый ЗАГС бүлеге гаилә атнасына. 

Бу чын-чынлап гаилә атнасы булды, ди ЗАГС белгечләре.
Никахларын теркәүче гаиләләр арасында төрле яшьтәгеләр бар. Мәхәббәт һәм ярату белән барлыкка килгән гаиләләр яшькә карамый.
Яңа гаиләләргә бәхетләр телибез. 

 

фотолар: ЗАГС бүлеге

 


Нет комментариев