Лениногорскида «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе эшли
Күргәзмәдә һәр кадр артында - гади кешеләрнең күңел җәрәхәте.
Лениногорск Мәдәният сараеның икенче катында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе эшли.
Күргәзмә 3 августта үз эшен башлады, 9 августта тәмамланачак.
Фотокүргәзмә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы аппараты һәм «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты булып тора.
Экспозиция тыныч халыкка Украина һөҗүмнәренең нәтиҗәләрен күрсәтүче һәм туганнарын югалткан, бәхетсезлек кичергән кешеләрнең тарихларын сөйләүче фотоматериалларны үз эченә ала. Һәр фотография аның кайда һәм кайчан ясалганын укырга була.
Хәрби корреспондентлар сурәтләрендә ЛНР, ДНР территорияләрендә, шулай ук Курск, Белгород һәм Брянск өлкәләренең чик буе районнарында Украина формированиеләренең гамәлләре нәтиҗәләре чагылган.
18+
Р.Мостафина фотолары




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев